+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Чаралар
12 ноябрь 2019, 11:30

Башкортстанда беренче форум-хакатон булачак

Уфаның “Торатау” конгресс-холлында 20 ноябрьдә республикада “Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм мәшгульлеккә булышлык” милли проектын тормышка ашыру кысаларында беренче форум-хакатон булачак.

Уфаның “Торатау” конгресс-холлында 20 ноябрьдә республикада “Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм мәшгульлеккә булышлык” милли проектын тормышка ашыру кысаларында беренче форум-хакатон булачак.
“Хакатон – “Җитештерү лидерлары” программасы буенча укыту уникаль федераль инициативасы, - дип аңлаттылар Башкортстанның Икътисади үсеш министрлыгының мәгълүмат хезмәтендә. – Хакатон икътисадның чимал булмаган сегментындагы предприятиеләрнең топ-менеджерларына юнәлтелгән. Алар үз предприятиеләрендә хезмәт җитештерүчәнлеге проблемаларын хәл итү өчен биш-сигез кешедән торган командаларга берләшәчәк”.
Уфа хакатоны экспертлары исәбендә – Русиянең икътисади үсеш министрлыгы, Гомумрусия тышкы икътисад академиясенең җитештерүчәнлекне үстерү үзәге, республика хөкүмәте вәкилләре, шулай ук бизнес-тренерлар.
“Хакатонда катнашу өчен милли проектта катнашучы предприятиеләр дә, икътисадның чимал булмаган сегментының потенциаль катнашучылары да чакырылган. Гаризалар җыю йомгаклары буенча экспертлар советы җитештерүчәнлекне арттыру тармагында төп мәсьәләләрне сайлап алачак”, - диделәр Башкортстанның Икътисади үсеш министрлыгында.
Хакатонда катнашу өчен тик гариза гына тутырырга кирәк.
Яңалык чыганагы: http://www.bashinform.ru
Фото: Валерий Шахов.
#регпроектыБашкортостан
Читайте нас: