+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Чаралар
14 ноябрь 2019, 15:51

Федоровка районы Федоровка авылының район мәдәният йортында кичә ирле-хатынлы Батраевлар иҗади дуэтының 25 еллыгына багышланган концерт узды

Кичә юкка гына “Гомер буе җыр белән” дип аталмаган, чөнки бу пар тормышларын җырсыз күз алдына китерә алмый.

Кичә юкка гына “Гомер буе җыр белән” дип аталмаган, чөнки бу пар тормышларын җырсыз күз алдына китерә алмый. 25 еллык дата дуэтның уңышлы булуын, аларның танылуларын раслый.
Лидия һәм Николай Батраевларның гаилә дуэты – моң беләм илһамланып яшәүче кешеләр үрнәге ул. Артистлар исәбендә күпсанлы грамоталар һәм дипломнар, алар төрле район һәм республика конкурслары катнашучылары. Федоровкада бер концерт кына да алардан башка узмый.Бу кичәдә пар башкаруында матур җырлар яңгырады. Тамашачылар Лидия Григорьевнаның моңлы тавышын, Николай Ивановичның аккордеонда һәм гармунда оста уйнавын бирелеп тыңлады. Һәр чыгыштан соң зал алкышлардан гөрләде.Үзешчән артистлар да юбилярларга үзләренең музыкаль бүләкләрен тапшырды. Батраевлар адресына җылы котлау сүзләре, иҗади уңышлар теләкләре яңгырады. Иҗатлары һәм талантлары өчен рәхмәт белдереп, район хакимиятеннән Почет гамотасы тапшырдылар.
Читайте нас: