+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Чаралар
16 ноябрь 2019, 00:40

Төбәк конкурсы дипломанткасы булды!

"Ашкадар таңнары" район гәзите редакциясе хезмәткәре Саима Абдуллина бүген "Ҡайт ауаз" төбәк конкурсы дипломанткасы булды!

Бүген, 15 ноябрьдә, Куергазы районының Яңа Мораптал авылында Башкортстан Республикасының 100 еллыгына багышланган "Ҡайт ауаз" башкорт һәм татар эстрада җырларын башкаручылар төбәк конкурсы узды. Ул башкорт һәм татар җыр сәнгатен үстерү һәм пропагандалау, талантлы башкаручыларны ачыклау, иҗади сәләтләрне гамәлгә ашыру өчен шартлар булдыру һәм эстрада сәнгатенең абруен күтәрү максатында үткәрелә.
Районыбыздан конкурста коллегабыз, күпләргә моңлы тавышы һәм чиксез таланты белән билгеле булган Саима Абдуллина да катнашты. Ул "Автор-башкаручы" номинациясендә диплом белән бүләкләнде. Аның сәләтендә бер секундка да шикләнми идек, бу яңалыкны горурлык белән кабул иттек! Саима Фәрүт кызын чын күңелдән котлыйбыз һәм аңа арытабан да иҗади уңышлар телибез!!!
Читайте нас: