+26 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Чаралар
14 июль 2020, 11:30

“Таврида” – талантлы яшьләр өчен иҗади остаханә

“Таврида” яшь мәдәният һәм сәнгать эшчәннәре форумының тәүге сменасы Кырымда 10 июльдә ачылган иде.

“Таврида” форумы талантлы яшьләр өчен иҗади остаханә булды, диелә Русия Президенты Владимир Путинның форумда катнашучыларга һәм аны оештыручыларга юнәлтелгән сәламләү телеграммасында.
“Форум уңышлы узар, сезнең һөнәри формалашуыгызга ярдәм итәр, яңа фикердәшләр, көрәштәшләр табарга мөмкинлек бирер, дип ышанам”, - дип билгели дәүләт башлыгы.
Пандемия аркасында чарага килергә теләгән кешеләрнең барсы да килә алмаган, шулай да оештыручылар дистанцион форматлар да булдырган. “Таврида” яшь мәдәният һәм сәнгать эшчәннәре форумының тәүге сменасы Кырымда 10 июльдә ачылган иде.
Хәтерегезгә төшерәбез, былтыр Владимир Путин “Таврида” форумы мәйданчыгында С.А. Герасимов исемендәге Бөтенрусия дәүләт кинематография институтының студиясен булдыру идеясен хуплаган иде.
#ВладимирПутин
#ТавридаФорумы
Яңалык чыганагы: https://lenta.ru/
Фото: Екатерина Лызлова / РИА Новости
Читайте нас: