+29 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Чаралар
17 июль 2020, 11:14

Республикада “Студентлар язы”нда катнашуга гаризалар кабул итәләр

Быел фестивальнең төбәк этабы үзенең 50 еллыгын билгели.

Башкортстанда җәйнең иң иҗади проекты - “Башкортстан студентлары язы – Җиңү язы” фестивалендә катнашуга гаризалар кабул итә башладылар. Бу турыда БР Яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыгында хәбәр иттеләр.
Быел фестивальнең төбәк этабы үзенең 50 еллыгын билгели. Хәтер һәм дан елына багышлап, “Студентлар язы-2020” чарасын Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75-еллыгы гомум концепциясе астында үткәрү каралган.
Фестивальнең конкурс программасында студентлар, шулай ук 2020 елда вузлар һәм ссузларны тәмамлаучылар катнаша ала.
“Студентлар язы-2020” программасына сигез юнәлеш керә. Алар – “Вокал”, “Инструменталь”, “Бию”, “Театр”, “Үзенчәлекле жанр”, “Мода”, “Журналистика” һәм “Видео”.
“Студентлар язы”нда катнашу өчен 20 июльгә кадәр “Русия яшьләре” АИСының “Чаралар” бүлегендә (https://myrosmol.ru/) теркәлергә, соңыннан https://2020.studvesna.info/festival сылтанмасы буенча шәхси теркәлү формасын тутырырга һәм үзеңнең чыгышыңның видеоязмасына сылтанманы өстәргә кирәк. Йомгакны 1 августта ВКонтакте социаль челтәренең https://vk.com/bashmol төркемендә онлайн-форматта ясаячаклар.
Фестивальнең җиңүчеләре һәм призерлары Башкортстан исеменнән “Студентлар язы”ның 5-10 сентябрьдә Ростов-на-Дону шәһәрендә узачак Бөтенрусия этабында чыгыш ясаячак.
“Студентлар язы” фестивале Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча тормышка ашырылучы “Мәгариф” милли проектының “Социаль активлылык” төбәк проектының өлеше булып тора”, - дип билгелиләр төбәкнең Яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыгының мәгълүмат хезмәтендә.
#МәгарифМиллиПроекты
#СоциальАктивлылыкТөбәкПроекты
#СтудентларЯзы2020
Яңалык һәм фото чыганагы: https://www.bashinform.ru/
Читайте нас: