+24 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Чаралар
25 июль 2020, 00:45

Язылучылар бүләкләр отты

Бүген, 24 июльдә, “Ашкадар таңнары” редакциясендә призлар уйнатылды. Килә алганнар аз булуга карамастан, квитанцияләрне алдан китергәннәр яки җибәргәннәр күп иде.

Бүген, 24 июльдә, “Ашкадар таңнары” редакциясендә призлар уйнатылды. Килә алганнар аз булуга карамастан, квитанцияләрне алдан китергәннәр яки җибәргәннәр күп иде. Халкыбызның безнең басмабызга язылуы, район гәзитеннән бүләкләр оту мөмкинлегеннән файдалануы куанычлы.
Ә инде уйнатылган призлар хуҗалыкта, аеруча бакча мизгелендә, бик кирәкле булыр, дип ышанабыз. Уйлап карагыз – су сибү өчен шланг, чебен-черкигә каршы челтәр, ванна бүлмәсе өчен келәм, бер капчык он, зур хуҗалык сумкасы, кофеварка. Бәхет бүген Нигъмәтуллина Гөлшат Фәрит кызына, Мәсәгутов Шамил Минияр улына, Рәфыйкова Зилә Рәшит кызына (барсы да Федоровкадан), Габбәсов Мәҗит Ягъфәр улына (Юрматы авылы) һәм Борисова Зинаида Дмитриевнага (Орловка) елмайды.
Киләчәктә дә без бергә калырбыз дип ышанабыз, дуслар!
Читайте нас: