+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Чаралар
30 июль 2020, 11:41

НТИ Түгәрәк хәрәкәтенең җәйге конференциясендә 1200дән артык кеше катнашты

Ел саен үткәрелүче очрашуда өстәмә белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре һәм укытучылары, мәктәп, югары уку йортлары һәм колледжлар укытучылары, технологик энтузиастлар, мәктәп укучылары һәм студентлар катнашты.

Ел саен үткәрелүче очрашуда өстәмә белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре һәм укытучылары, мәктәп, югары уку йортлары һәм колледжлар укытучылары, технологик энтузиастлар, мәктәп укучылары һәм студентлар катнашты. Алар түгәрәкләр булдыру һәм аларга ярдәм итү, берләшмә белән нәтиҗәле идарә итергә ярдәм итәчәк инструментларны өйрәнү тармагында тәҗрибә уртаклашты. БР Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгълүмат хезмәте хәбәр итүенчә, конференция эшендә Уфа шәһәренең өстәмә белем бирү берләшмәләре һәм учреждениеләренең ун җитәкчесе актив катнашкан.
Өч көнлек чараны берьюлы 20 Русия шәһәрендә узган төбәк көне ачты. Бу көн урындагы берләшмәләр вәкилләренең очрашу һәм танышу көне булды – катнашучылар технологик энтузиастлар берләшмәсен булдыру һәм үстерү тармагында максатлар һәм ихтыяҗ буенча фикер алышты.
Ә 25-26 июльдә ике трек һәм түгәрәкләр фестиваленнән торган гомум онлайн-программа башланды. Катнашучылар онлайн-дәресләрнең үзенчәлекле форматларын, автор онлайн-сервисларын, әзер санлы инструментларны стандарт булмаган куллану алымнарын һәм түгәрәк эшендәге башка, шул исәптән коронавирус пандемиясенә җавап буларак барлыкка килгән алымнарны тәкъдим итте.
Хәтерегезгә төшерәбез, НТИ түгәрәк хәрәкәте – Технологик энтузиастлар Бөтенрусия берләшмәсе. Аның максаты – Русиянең һәм бар дөньяның үсешенә юнәлтелгән проектлар уйлап чыгарырга һәм аларны тормышка ашырырга, яңа карарлар һәм технологик компанияләр булдырырга сәләтле эшкуарларның, инженерларның, галимнәрнең, идарәчеләрнең киләчәк буынын булдыру. НТИның максатлары “Фән” милли проектын тормышка ашыруга булышлык итә.
#ФәнМиллиПроекты
#НТИТүгәрәкХәрәкәте
#ҖәйгеКонференция
Яңалык һәм фото чыганагы: https://mgazeta.com/
Читайте нас: