+1 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Чаралар
6 август 2020, 10:53

Башкортстанның яшь эшкуарлары “Бизнес-баттл”да очрашачак

“Бизнес-баттл” республика медиапроектының гаризалар тапшыру кампаниясе башланды. Тәүге этап 2020 елның 1-20 августында узачак.

“Бизнес-баттл” республика медиапроектының гаризалар тапшыру кампаниясе башланды. Тәүге этап 2020 елның 1-20 августында узачак.
Бизнес-баттл – проектлар булдыруда һәм аларны үстерүдә экспертларның практик ярдәме, республиканың алдынгы эшкуарларыннан, бизнес хуҗаларыннан дәресләр, тәҗрибә уртаклашу ул.
Проектта Башкортстан Республикасы территориясендә теркәлгән һәм яшәүче 18 яшьтән өлкәнрәк кешеләр катнаша ала. Гаризаны 20 августка кадәр app.delo102.ru/c/bizbatt сайтында тапшырырга кирәк.
Катнашучыларны барлыгы дүрт этап көтә. Финалга чыгучылар әзер бизнес-проектларын тәкъдим итәчәк. Җиңүчене суперприз, шулай ук багучылардан һәм партнерлардан бүләкләр көтә. Ярыш артыннан тәҗрибәле эшкуарлар, төбәк бизнесы, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре күзәтәчәк.
Чара “Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына булышлык” милли проекты кысаларында уза.
#КечеҺәмУртаЭшкуарлык
#ЭшкуарлыкИнициативасынаЯрдәм
#МиллиПроектларБашкортстан
Яңалык һәм фото чыганагы: https://srk.nationalpriority.ru/press
Читайте нас: