+1 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Чаралар
14 август 2020, 11:55

Башкортстанда тәүге тапкыр таш осталары конкурсы узачак

Конкурс Башкортстанда “Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына булышлык” милли проекты кысаларында таш сәнгатен үстерү һәм популярлаштыру максатында үткәрелә.

Башкортстан Республикасының Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү буенча агентлыгының Халык сәнгате кәсепләре, авыл һәм экологик туризм үзәге БР Эшкуарлык буенча дәүләт комитеты ярдәмендә ташчылар арасында һөнәри осталык конкурсында катнашуга гаризалар кабул итә башлый.
Конкурс Башкортстанда “Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына булышлык” милли проекты кысаларында таш сәнгатен үстерү һәм популярлаштыру максатында үткәрелә.
Конкурста республика территориясендә таштан изделиеләр җитештерү буенча эшчәнлек белән шөгыльләнүче оешмалар, шәхси эшкуарлар, үзмәшгульләр катнаша ала. Конкурсантларның эшләре биш номинациядә бәяләнәчәк:
-классика һәм заманча таш сәнгате;
-таш сәнгате инновацияләре;
-сувенирлар ясау;
-интерьер һәм кулланма тәгаенләнешендәге предметлар;
-яшь ташчы (23 яшькә кадәр).
Катнашуга гаризалар 2020 елның 14 сентябренә кадәр [email protected] электрон адресына кабул ителә. Исем-шәрифне, оешма исемен, номинацияне күрсәтергә кирәк. Белешмәләр +7 (937) 362-777-4 телефоны буенча.
Киләсе сылтанмалар аша конкурс турындагы положениене, гариза тутыру өлгесен таба аласыз: положение о конкурсе, образец заявки для заполнения #КечеҺәмУртаЭшкуарлык
#МиллиПроектларБашкортстан
#ТашчыларКонкурсы
Яңалык чыганагы: https://biznestur.bashkortostan.ru/
Читайте нас: