+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Чаралар
1 сентябрь 2020, 13:41

Бөтенрусия яшь гаиләләр форумында катнашучылар өчен сайт булдырылган

12-19 сентябрьдә “Яшь гаилә онлайн” онлайн-платформасында Бөтенрусия яшь гаиләләр форумы узачак.

12-19 сентябрьдә “Яшь гаилә онлайн” онлайн-платформасында Бөтенрусия яшь гаиләләр форумы узачак.
Дүрт ел буена Форум яшь гаиләләр белән эшләү буенча төп мәйдан булып тора. Ул традицион гаилә кыйммәтләрен популярлаштыруга, яшь гаиләләргә ярдәм күрсәтүгә, яшь гаиләләр берләшмәләрен булдыруга һәм аларны үстерүгә юнәлтелгән. 2020 елда Бөтенрусия яшь гаиләләр форумы “Демография” милли проекты ярдәмендә һәм тулысынча онлайн-форматта узачак.
Катнашучылар өчен сайт булдырылган. Форум ике төп өлештән торачак. Шәхси трек үз-үзләрен һәм гаиләнең һәр әгъзасын аңларга теләгән яшь ир белән хатын өчен тәгаенләнгән. Монда яшь гаиләнең көнкүреше, конфликтлар һәм үз-ара мөнәсәбәтләр, гаилә психологиясе темалары бар. Социаль трек яшь гаиләләр берләшмәләре җитәкчеләре һәм әгъзалары өчен мөһим. Монда яшь гаиләләр берләшмәләрен булдыру, аларның эшчәнлекләренең кануният буенча каралган аспектлары һ.б. мәсьәләләре каралачак.
Моннан тыш, форумның гомуммәгариф трегында балалы гаиләләр өчен “Демография” милли проекты, шул исәптән балалар туганда ай саен түләнә торган пособиеләр, ана капиталы, өстәмә төбәк түләүләре, ташламалы ипотека һ.б. турында белергә мөмкин булачак.
Катнашучыларга психологлар, табиблар, дин вәкилләре, сәясмәннәр белән гаилә тормышындагы көнүзәк мәсьәләләр буенча вебинарлар тәкъдим ителәчәк. #ДемографияМиллиПроекты
#ЯшьГаиләОнлайн
#ЯшьГаиләләрФорумы
Яңалык чыганагы: http://government.ru/docs/38512/
Фото: http://молодаясемья.онлайн/
Читайте нас: