-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Чаралар
11 сентябрь 2020, 16:49

Федоровка районында милли костюм бәйрәме узды

Бүген, 11 сентябрьдә, Башкортстан Милли костюм көнен билгели. Республика тантанасы кысаларында безнең Федоровка районының Федоровка авылында бәйрәм концерты – “Районның милли буяулары” презентациясе үтте.

Бүген, 11 сентябрьдә, Башкортстан Милли костюм көнен билгели. Республика тантанасы кысаларында безнең Федоровка районының Федоровка авылында бәйрәм концерты – “Районның милли буяулары” презентациясе үтте.
Милли костюмнарда кызларның үтүе бәйрәмнең бизәге булды. Рус, башкорт, татар, чуваш һәм мордва киемнәрендә һәр чибәркәйнең чыгышы алып баручыларның аларның тарихи әһәмияте, бу костюмнарны кемнәр тегүе һәм киюе турында сөйләве белән озатылып барды. Модельләр, сәхнә буйлап узып, күлмәкләренең чагу колоритын күрсәтте, соңыннан һәр кайсысы тамашачыларны үз телендә сәламләде.
Районыбызда тату яшәүче төрле милләтләрне шундый матур бәйрәм белән район хакимияте башлыгы урынбасары Эдуард Сәлишев тәбрикләде. Ул барысына да яхшы кәеф, ә яшьләргә тамырларын онытмауларын, халык традицияләрен саклауларын теләде.
Район мәдәният йорты каршында җыелганнар өчен “Сударушка” вокаль ансамбле (Гончаровка авыл мәдәният йорты), Район мәдәният йортының башкорт ирләр квартеты, “Дим таңнары” мордва вокаль ансамбле (Алешкино авыл мәдәният йорты), “Сердәшләр” татар вокаль ансамбле (Гончаровка авыл мәдәният йорты), “Пикесем” чуваш вокаль ансамбле (Кирюшкино клубы) чыгыш ясады. Шулай ук “Околица” ансамбле (Район мәдәният йорты), Гүзәл Сәлишева (Бала Чытырман клубы), Марина Васильева (Район мәдәният йорты) һәм башка артистлар чагу музыкаль номерлар бүләк иттеләр.
Чара азагында артистлар һәм тамашачылар, кулга-кул тотынышып, мәйдан буйлап Дуслык әйлән-бәйләнендә катнашты.
Читайте нас: