+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Чаралар
21 октябрь 2020, 11:21

Башкортстаннан дүрт проект – “Русия волонтеры” конкурсында

20 октябрьдә “Русия – мөмкинлекләр иле” президент платформасы проектларының берсе – “Русия волонтеры-2020” Волонтер башлангычлары Бөтенрусия конкурсы кысаларында халык тавыш бирүе башланды.

20 октябрьдә “Русия – мөмкинлекләр иле” президент платформасы проектларының берсе – “Русия волонтеры-2020” Волонтер башлангычлары Бөтенрусия конкурсы кысаларында халык тавыш бирүе башланды.
210 финалист арасында Башкортстаннан дүрт проект та бар. Алар тавыш бирүдә катнаша. “Сәнгать белән илһамланган” номинациясендә – Стәрлетамактан 15 яшьлек волонтер Ростислав Савельевның “Алтын каләм батыры” һәм Нефтекамадан Светлана Якупованың “Музей волонтеры” проектлары. Шулай ук “Киләчәккә ышанучылар” (Илдус Мөсәлимовның “Толпар” эзләү отряды) һәм “Изге эш” (Иглин районыннан 11 яшьлек экоблогер Матвей Анискинның проекты) номинацияләрендә берәр проект катнаша.
Республика проектлары өчен үз тавышларыгызны 13 ноябрьдә Мәскәү вакыты белән 23.59 сәгатькә кадәр бирә аласыз.
Халык тавыш бирүенең нәтиҗәләре проектны гомум бәяләүнең 30 процентын тәшкил итәчәк, калган 70 процент жюри сайлавына бәйле булачак.
Жюри составы, конкурсантларның проектлары белән DOBRO.RU порталында таныша аласыз, ә инде төрле номинацияләрдә үзегезгә ошаган башлангычны сайлап, аның өчен https://dobro.ru/vote сылтавы аша үтеп тавыш бирергә мөмкин.
Җиңүчеләрнең исемнәре 5 декабрьдә Милли волонтерлар көнендә билгеле булачак.
“Русия волонтеры” конкурсы “Мәгариф” милли проектының “Социаль активлылык” һәм “Һәркем өчен социаль лифтлар” федераль проектлары кысаларында тормышка ашырыла.
#РусияВолонтеры_2020
#МәгарифМиллиПроекты
#СоциальАктивлылык
#МиллиПроектларФедеральПроектлар
Яңалык һәм фото чыганагы: http://www.mmpsrb.ru/
Читайте нас: