+26 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Чаралар
20 ноябрь 2020, 10:53

Башкортстанда «Ел һөнәрчесе» ачык конкурсы үткәрелә

«Ел һөнәрчесе» конкурсы кече һәм урта бизнес секторларының берсе булган креатив индустрияне үстерүгә һәм аңа ярдәм итүгә, тармакны коммерциализацияләүгә юнәлтелгән.

«Ел һөнәрчесе» конкурсы кече һәм урта бизнес секторларының берсе булган креатив индустрияне үстерүгә һәм аңа ярдәм итүгә, тармакны коммерциализацияләүгә юнәлтелгән.
Һөнәрчеләр ярышын «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычына ярдәм» милли проекты кысаларында БР Эшкуарлык буенча дәүләт комитеты һәм БР Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү буенча агентлык оештыра.
Конкурста кече һәм урта бизнес вәкилләре, үзмәшгульләр, физик затлар катнаша ала. Гаризаны 2020 елның 2 декабренә кадәр [email protected] почтасына җибәрергә кирәк.
Конкурс дүрт этапта үтәчәк. Беренче этапта конкурс эшләренең фотографияләрен, тутырылган гаризаны җибәрергә кирәк. Финалга үткән осталар конкурс сайлап алуын үткән эшләрнең оригиналларын җибәрә.
«Ел һөнәрчесе» конкурсының төп номинацияләре:
-керамика белән эшләү буенча иң яхшы оста
-тимер белән эшләү буенча иң яхшы оста
-кул белән яки машина ярдәмендә корама тегү буенча иң яхшы оста
-этнографик өлгеләргә ярашлы халык костюмы һәм аның элементларын әзерләү буенча иң яхшы оста
-автор курчагы һәм йомшак уенчык әзерләү буенча иң яхшы оста
-агачны эшкәртү буенча иң яхшы оста
-Башкортстан Республикасының автор сувенирын эшләүче иң яхшы дизайнер
-киез белән эшләү буенча иң яхшы оста.
Конкурска йомгаклар 2020 елның 10-12 декабрендә эшләнәчәк, шул ук көннәрдә җиңүчеләр дә бүләкләнәчәк. Белешмәләр (347) 224-99-99 һәм 246-41-36 телефоннары буенча.
#КечеҺәмУртаЭшкуарлык
#ЭшкуарлыкБашлангычынаЯрдәм
#МиллиПроектлар
Яңалык һәм фото чыганагы: https://biznestur.bashkortostan.ru/
Читайте нас: