+1 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Чаралар
27 ноябрь 2020, 17:08

Бүген, 27 ноябрьдә, редакция фойесында басманың 85 еллык юбилеена багышланган «Гәзит турында рифма белән» конкурсының җиңүчеләрен бүләкләү булды

айоныбызның иҗади кешеләре яраткан район гәзитенә багышланган рус, татар һәм башкорт телендәге шигырьләрен җибәрделәр.

Районыбызның иҗади кешеләре яраткан район гәзитенә багышланган рус, татар һәм башкорт телендәге шигырьләрен җибәрделәр.
Тантанага килүчеләр бик күп булмаса да, чара җылы узды. Баш мөхәррир Гөлфия Әхмәрова актив катнашулары һәм хезмәттәшлекләре өчен барсына да рәхмәт белдерде, ә конкурсантлар, үз чиратында, гәзитебезгә озын гомер, язылучыларның һәм яңа кызыклы мәкаләләрнең күп булуын теләделәр. Резеда Вахитова үзе язган шигырен сөйләп күрсәтеп, аны киләсе якшәмбе бәйрәмнәрен билгеләп үтәчәк барлык әниләргә багышлады.
Назлы хатын-кызларыбыз: Минсара Иснәгулованы, Резеда Вахитованы, Гөлнара Мөрсәлимованы, Фәния Әһлиуллинаны матур савыт-саба җыелмалары белән шатландырдык, ә хөрмәтле ир-атларыбыз: Вилдан Исмәгыйлев һәм Флүр Дашкинга гәзитнең логотибы белән футболкалар тапшырдык.
Килә алмаганнарны үзләренә уңайлы көнне редакциягә кереп, бүләкләрен алуларын сорыйбыз. Рәсимә Тимербулатованы, Лилия Хәмитованы, Гөлфия Ишмөхәммәтованы, Гәүһәр Хәйбуллинаны, Луиза Кашаеваны, Наталья Евсееваны көтеп калабыз. Без 8.30 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр эшлибез, төшке ял 12.30 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр.
Читайте нас: