Илсөярлек рухында тәрбия бирү айлыгы кысаларында 17 февральдә Балыклы авылы мәктәбендә Ватанны саклаучылар көненә багышланган чара узды.
Иң башта тарих укытучысы А. Җ. Хәбибуллин җыелучыларга бу бәйрәмнең кайда, ничек барлыкка килүе турында сөйләде. Башлангыч сыйныф укучылары патриотик җырлар белән шатландырды. Алтынчы сыйныф укучылары “Үлемсез полк” фотолары белән узды. Халитова Гөлназ тимурчылар командасы башкарган эшләр белән таныштырды.
Чарага Ватан алдындагы бурычларын лаеклы үтәгән кунаклар чакырылды. Алар-Тимерказык Ибрай улы Әхмәров һәм Виктор Афанасьевич Веселов – Хәрби-диңгез флотында хезмәт иткән, Ринат Мәхмүт улы Гыйбадуллин ракета гаскәрләрендә хезмәт иткән.
Тимерказык Ибрай улы су асты атом көймәсендә дүрт елдан артык хезмәт иткән. Ул ничек итеп “К-3 Ленинский комсомол” корабында 300 метр тирәнлеккә төшүләре, Төньяк Боз океаны бозлыклары астыннан Төньяк полюска барулары турында мавыктыргыч итеп сөйләде.
Виктор Афанасьевич “С-198” дизельле су асты көймәсендә хезмәт иткән. Мотористлар командасының старшинасы булган. 3,5 ел хезмәт итү дәверендә Тын океанны аркылыга-буйга кичә, Камчатка, Совгавань, Владивосток портларында берничә тапкыр була. Хәзерге вакытта ул – БР Диңгез җыелышының Федоровка районындагы рәисе, запастагы өлкән мичман.
Ринат Мәхмүт улы мәктәп елларыннан ук хәрби булырга әзерләнә. Укуын тәмамлаганнан соң, Рига хәрби училищесына укырга керә. Ике тапкыр Төньяк-Кавказ төбәгендә командировкада була. Укучылар аларның 2700 метр биеклектәге тауга менүләре турында ишеткәч, аптырап калды. Моның өчен күпме физик әзерлек һәм чыдамлык кирәк! Хәзер ул – Федоровка районынның хәрби хәрәкәтләр ветераннары җәмәгатьчелеге рәисе, запастагы подполковник.
Чыгыш ясаучылар барысы да хезмәтләреннән соң да лаеклы гомер кичерә. Һәркайсысы башлаган эшен ахырынача җиткерә алган. Алар яшь буын өчен үрнәк булып тора.
Очрашу ахырында укучылар аларга сораулар бирде һәм истәлеккә чигелгән кулъяулыклар бүләк итте.