+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Чаралар
16 апрель 2021, 08:36

«Яшь һөнәрмәннәр» (WorldSkills Russia)- 2021 IX Милли чемпионатының финалына волонтерлар җыю игълан ителде

«Мәгариф» милли проектының «Социаль активлылык» федераль проекты кысаларында 14 апрельдә бөтен Русия буенча «Яшь һөнәрмәннәр» (WorldSkills Russia)- 2021 IX Милли чемпионатының финалына волонтерлар җыю игълан ителде. Быел чемпионат 21-25 июльдә Уфада ковидка каршы чараларны үтәү белән узачак.

Яшенә, яшәү урынына, белеменә һәм һөнәренә карамастан, теләсә кем волонтер була ала. Моның өчен https://volunteer.worldskillsufa.ru/ сылтавы аша үтеп теркәлергә кирәк. Җыю 17 майга кадәр дәвам итә. Башка шәһәрләрдән килгән волонтерларга оештыручылар яшәү урыны бирәчәк, алар өч тапкыр туклану, страховка, кирәкле экипировка белән тәэмин ителәчәк.
Волонтерлар төрле юнәлешләрдә: чемпионатта катнашучыларны һәм аның кунакларын озатуда, протокол хезмәтләре белән эшләүдә, аккредитациядә һәм теркәүдә катнашачак. Аларның белемнәре һәм тәҗрибәләре CityVolonteers мәгълүмат станцияләрен хезмәтләндергәндә кирәк булачак. Шулай ук аларның ярдәме чемпионатның барлык мәйданчыкларының эшен оештырганда, ачу һәм ябу тантаналарында да кирәк булачак.
#МәгарифМиллиПроекты
#СоциальАктивлылыкПроекты
#ЯшьҺөнәрмәннәр
Яңалык чыганагы: https://mmps.bashkortostan.ru/
Читайте нас: