-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Чаралар
23 апрель 2021, 08:49

«Хәтер бакчасы» акциясе кысаларында рәсемнәр конкурсы җиңүчесе Брест шәһәренә агач утыртырга барачак

«Мәгариф» милли проектының «Социаль активлылык» федераль проекты кысаларында «Хәтер бакчасы» акциясен оештыручылар агач утыртырга гына түгел, аларны рәсемгә төшерергә дә тәкъдим итә.

«Мәгариф» милли проектының «Социаль активлылык» федераль проекты кысаларында «Хәтер бакчасы» акциясен оештыручылар агач утыртырга гына түгел, аларны рәсемгә төшерергә дә тәкъдим итә.
Русиядә күләмле халыкара инициативаны тормышка ашыру дәвам итә. Аның максаты – Бөек Ватан сугышында һәлак булган 27 миллион кеше истәлегенә 27 миллион агач утырту. Акциянең яшь волонтерлары ата-аналары белән бергә үз гаиләләренең герое истәлегенә агач утырта, шулай ук «Хәтер бакчасы балалар күзлегеннән» махсус конкурсында катнаша ала.
Хәтерегезгә төшерәбез, бер ел элек, пандемия вакытында, катнашучылар, балалары белән бергә агачлар төшереп, акцияне социаль челтәрләрдә алып барды. Нәтиҗәдә #СадПамятиДома билгесе белән 40 мең рәсем барлыкка килде. Иң яхшы эшләр истәлекле бүләкләр белән билгеләнде. Хәзер катнашучылар акциянең партнеры «Рус бакыр компаниясе» җәмгыятеннән төп приз – Брест шәһәренә (Беларусь Республикасы) гаилә белән туристик сәяхәт өчен көрәшәчәк.
Мөһим халыкара чара Брест крепосте янында 22 июньдә узачак. Ул «Хәтер бакчасы» акциясенең финалы булачак.
Конкурста катнашу бик җиңел: садпамяти2021.рф картасында рәсемегезне урнаштырып, социаль челтәрләрдә #СадПамятиДома хэштегы белән рәсемегезнең фотографиясен, гаиләгез тарихын куегыз. Эшләр 1 июньгә кадәр кабул ителә. Һәр катнашучы үз героеның исеме белән онлайн-сертификат алачак.
#МәгарифМиллиПроекты
#СоциальАктивлылыкФедеральПроекты
#ХәтерБакчасыАкциясе
Яңалык һәм фото чыганагы: https://mmps.bashkortostan.ru/
Читайте нас: