+25 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Чаралар
3 июнь 2021, 09:22

«Мин яратам сине, тормыш!» республика фестиваленең җиңүчеләре билгеләнде

«Мин яратам сине, тормыш!» өлкән буын кешеләренең юбилейлы республика фестиваленә йомгаклар ясалды. Хәтерегезгә төшерәбез, фестиваль республикабызның Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы эгидасы астында 2012 елдан бирле үткәрелә.

Элекке еллардагы кебек үк, быел да фестиваль зона принцибы буенча оештырылган. 2021 елның апрель-май айларында барлыгы 7 зона этабы узган. «Торатау» республика Конгресс-холлында фестивальгә йомгаклау утырышы булган.
Конкурсның Гран-при бүләге иң яхшы концерт программасын әзерләгән Дүртөйле районы муниципаль районына тапшырылды.
Конкурска барлыгы 350 видеочыгыш килгән, аларда Башкортстан Республикасыннан 2500 тирәсе үзешчән артист катнашкан.
Яңалык һәм фото чыганагы: https://mintrud.bashkortostan.ru/
Читайте нас: