+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
20 Май 2022, 08:05

Башкортстан Республикасы Дүртөйле районында “шалашта оҗмах” ясарга телиләр

Бу идея “Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычларына ярдәм” гомумдәүләт проекты кысаларында үткән “Эшкуарлык сәгате”ндә яңгырады. 

Глэмпинг –  бөтенләй яңа ял төре. Мондый очракта турист кыргый табигатькә эләгә, әмма шул ук вакытта тулысынча уңайлы шартларда була.

"Зур шәһәрләрдә яшәүчеләргә тормыш ритмын үзгәртеп, цивилизациядән читтә ял итү мөһим. Табигатьтә уңайлы ял алу өчен «гламур кэмпинг» яңа ысул булып тора. Йокы капчыкларына һәм авыр рюкзакларга алмашка отель шартларында табигый мохиттә ял итү күпкә уңайлырак. Мин елга янындагы урынны карадым, әмма  башка урыннар да уйларга мөмкин», – дип билгеләп үтте проект инициаторы.

Очрашуда катнашучыга федераль һәм төбәк дәрәҗәсендә финанс ярдәме чаралары буенча консультацияләр бирелде. Шулай ук ял итү зонасын урнаштыру өчен төрле җир участоклары тәкъдим ителде.

Яңалык һәм фото чыганагы: https://durtuli.bashkortostan.ru/

Автор:Лилия Кантимерова
Читайте нас: