+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
23 Май 2022, 07:16

Башкортстанда «Бөре – Тастүбә – Сатка» юлында эшләр дәвам итә

«Башкиравтодор» һәм «Дортрансстрой» җәмгыятьләре Владимир Путин указы белән гамәлгә ашырылучы «Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары» гомумдәүләт проекты кысаларында «Бөре – Тастүбә – Сатка» трассасында яңа юл реконструкцияләүне дәвам итә.  

Юлның гомум озынлыгы – 60,9 км. Объектның гомум бәясе – 4 млрд сумнан артык.

Проектны тормышка ашыру өчен барлыгы 180 берәмлек юл-төзелеш техникасы җәлеп ителгән. Алар – үзбушаткычлар, бульдозерлар, экскаваторлар, автогрейдерлар һәм башкалар. Махсус техника ике сменада эшли.

– Бу – безнең республиканың төньяк-көнчыгышын үстерүгә юнәлтелгән иң эре төбәк проектларының берсе, – дип сөйли Башкортстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Виктор Жульков.

Бүгенге көнгә юлчылар 22,6 км автомобиль юлына – асфальт һәм 14,3 км юлга вак таш-мастик асфальтобетон түшәгән. Шулай ук хәзерге вакытта юл өслеген җәю буенча эшләр дәвам итә.

Бер үк вакытта  участокта су үткәрү торбалары һәм аркалы күперләр урнаштыру, элемтә кабельләрен һәм электр тапшыру линияләрен яңадан кору буенча эшләр башкарыла. Объектта 70тән артык суүткәргеч торба монтажланган, 7 аркалы күпер төзелгән. Юлчылар сентябрь ахырына кадәр Олы Бердәш елгасы аша яңа күпер төзүне тәмамлаячак.

Яңалык һәм фото чыганагы: https://transport.bashkortostan.ru/

Автор:Лилия Кантимерова
Читайте нас: