-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
25 Май 2022, 08:05

Башкортстан Республикасы Сибай шәһәрендә яңа җитештерү төре барлыкка киләчәк

Сусауны басучы, алкогольсез, аз газлы эчемлекләр халык арасында аеруча популяр. Нәкъ шундыйларны Сибайда җитештерә башлаячаклар. 

«Алкогольсез һәм аз градуслы эчемлекләр заводы эшчәнлеген оештыру» проекты «Дом Солода и Хмеля» җәмгыяте җитәкчесе Андрей Немзоров тарафыннан эшләнгән.

Русия Президенты Владимир Путин башлангычы буенча гамәлгә ашырылучы «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычларына ярдәм» гомумдәүләт проекты кысаларында Сибай хакимияте предприятиегә муниципаль торак булмаган бина биргәнлектән, шәһәрдә яңа җитештерү объекты барлыкка киләчәк.

Проект инициаторы җитештерүне Сибай шәһәрендә Белов урамы, 3/1нче йорт адресы буенча урнаштырачак. Продукция бренды эшләнгән, 15 эш урыны булдыру планлаштырыла.

Яңалык һәм фото чыганагы: https://sibay.bashkortostan.ru/

Башкортстан Республикасы Сибай шәһәрендә яңа җитештерү төре барлыкка киләчәк
Башкортстан Республикасы Сибай шәһәрендә яңа җитештерү төре барлыкка киләчәк
Автор:Лилия Кантимерова
Читайте нас: