Мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында чыгарылыш чаралары алдыннан БР Экология министрлыгы һава шарларын, яктылык шарларын (светодиод һәм батарейкалы шарлар), һава («кытай») фонарикларын кулланудан тыелырга, бизәлеш өчен файдаланылучы шарларның санын киметергә тәкъдим итә. Бу чара «Экология» милли проектының «Каты көнкүреш калдыклары белән эш итүнең комплекслы системасы» федераль проекты кысаларында уза.
Ел саен федераль, төбәк һәм шәһәр дәрәҗәсендәге төрле чараларда бөтен Русия буенча һавага миллионлаган һава һәм гелий шарлары очырыла. Шарлар составындагы материал (латекс), табигатькә зур зыян салып, берничә ел дәвамында таркала. Моннан тыш, күп кенә хайваннар файдаланылган шарларны ризык белән бутап, аларны ашап зарарлана, кошлар шарларны бәйләгән бауларга эләгә һәм һәлак була.