+10 °С
Болытлы
75 лет Победы
Барлык яңалыклар
Экология
8 июнь 2021, 09:21

«Экология – һәркемнең эше» халыкара балалар-үсмерләр премиясенә эшләрен балалар бөтен дөньядан җибәргән

Русия кулланучылар күзәтчелеге быел яз булдырган «Экология – һәркемнең эше» халыкара балалар-үсмерләр премиясенә Русиядән һәм дөньяның башка илләреннән балалар 550дән артык иҗади эш җибәргән.

Русия кулланучылар күзәтчелеге быел яз булдырган «Экология – һәркемнең эше» халыкара балалар-үсмерләр премиясенә Русиядән һәм дөньяның башка илләреннән балалар 550дән артык иҗади эш җибәргән.
Ведомство башлыгы премиянең яшь буынның экологик мәдәниятен һәм аңлылыгын арттыруга, шулай ук мәктәп укучыларын һәм махсус учреждениеләрдә тәрбияләнүчеләрне табигатьне саклау повесткасына җәлеп итүгә юнәлтелгән булуын билгели.
Башкортстан Республикасының Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгы республика педагогларын һәм балаларын «Экология – һәркемнең эше» халыкара балалар-үсмерләр премиясендә катнашырга чакыра.
-Халык белән эшләүнең моңа охшаш проектлары бар, алар эшли һәм яхшы нәтиҗәләр күрсәтә. Бу «Экология» милли проектының өстенлекле юнәлешләренә тулысынча җавап бирә, - ди Республика балалар экологик-биологик үзәге директоры Екатерина Кошелева.
Проектта катнашу өчен https://экологияделокаждого.рф сайтында 2021 елның 1 октябренә кадәр гариза бирергә кирәк. Премия турында тулырак мәгълүмат https://xn--80afbcbeimqege7abfeb7wqb.xn--p1ai/ сайтында.
Яңалык һәм фото чыганагы: https://ecology.bashkortostan.ru/
Читайте нас в