-2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Экология
9 июнь 2021, 09:32

Башкортстанда алдынгы предприятиеләр арасында иң яхшы экологларның исемнәрен атадылар

Шушы көннәрдә «Экологик хәвефсезлек буенча иң яхшы белгеч-2021» XII Республика конкурсы узды. Чара «Экология» милли проектының «Каты көнкүреш калдыклары белән эш итүнең комплекслы системасы» төбәк проекты кысаларында үткәрелде.

Чараны оештыручылар сүзләренә караганда, ел саен үткәрелүче конкурс – бу һөнәр вәкилләре арасында табигатьне саклау буенча иң яхшы белгечләрне ачыклау гына түгел, аларның хезмәтенә игьтибар җәлеп итү дә.
Конкурс барышында катнашучылар гамәлдәге табигатьне саклау канунияте таләпләрен белүнең тикшерүен уздылар, белемнәренең югары дәрәҗәсен күрсәттеләр. Башкортстан Республикасының Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгы конкурста барлык катнашучыларга да активлылыклары, экологик хәвефсезлекне тәэмин итү тармагында предприятиеләр эшенең сыйфатын һәм нәтиҗәлелеген арттыруга тырышулары өчен рәхмәт белдерде.
Яңалык һәм фото чыганагы: https://ecology.bashkortostan.ru/
Читайте нас: