-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Экология
7 октябрь 2021, 09:01

Андрей Назаров Каты көнкүреш калдыклары белән эш итү мәсьәләләре буенча селектор киңәшмә уздырды

4 октябрьдә Башкортстан Хөкүмәтендә республиканың хакимиятләр башлыклары катнашлыгында видеоконференцбәйләнеш режимында Премьер-министр Андрей Назаров җитәкчелегендә эш киңәшмәсе булды. Анда Башкортстан Республикасында каты көнкүреш калдыклары белән эш итү системасының эшләве һәм юл буе сервисы турында фикер алыштылар.

          Киңәшмә барышында Андрей Назаров катнашучыларның игътибарын «Яшел патруль» Гомумрусия җәмәгать оешмасы әзерләгән каты  көнкүреш калдыклары реформасын тормышка ашыруның сыйфаты буенча төбәкләрнең милли экологик рейтингы нәтиҗәләренә җәлеп итте. Төбәк операторларының һәм муниципаль берләшмәләрнең эш сыйфаты буенча БР Табигатьтән файдалану һәм экология министры Урал Искәндәров доклад ясады. Шулай ук киңәшмәдә каты көнкүреш калдыклары белән эш итү буенча төбәк операторларына чүп җыю урыннарын тапшыру тәртибе каралды.

          Билгеләп үтәргә кирәк, республика халкының тормыш сыйфатын арттыру, халыкның экологик мәдәниятын күтәрү «Экология» милли проектының «Каты көнкүреш калдыклары белән эш итүнең комплекслы системасын булдыру» һәм «Чиста ил» федераль проектлары максатларына тулысынча җавап бирә.

Яңалык һәм фото чыганагы: https://ecology.bashkortostan.ru/

Автор:Алия Вахитова
Читайте нас: