+13 °С
Болытлы
Октябрь башында Инзер тешләренә илткән маршрутта «Урманнарны саклыйк» Бөтенрусия акциясе кысаларында яңа агачлар утыртылды.
Чарада 50гә якын кеше – «Урал урманы» җәмгыяте һәм Башкортстан Респуликасының Урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре катнашты. Гомум көч белән 12 мең чыршы һәм нарат үсентеләре утыртылды.
Хәтерегезгә төшерәбез, агачлар утырту буенча барлык чараларны да Башкортстан Республикасының Урман хуҗалыгы министрлыгы «Урманнарны саклау» федераль проекты кысаларында башкара.
Яңалык һәм фото чыганагы: https://forest.bashkortostan.ru/