+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Экология
20 октябрь 2021, 09:27

Башкортстанда «Минем Республикам» яшьләр социаль-экологик акциясе узды

Октябрь башында Башкортстанда Башкортстан Республикасы Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгы белән берлектә Башкортстанның студентлар отрядлары оештырган «Минем Республикам» республика экология акциясенең көзге этабы узды.

          -Икенче ел рәттән «Минем Республикам» акциясе чаралары кысаларында студент отрядлары өмәләр оештыра. Моның яхшы традиция була баруына шатбыз. Эшләргә төп көчне республикабызны чистарак итү, шулай ук яшьләрнең табигать өчен җаваплылыгын арттыру теләге бирә, - ди Башкортстан Республикасы Студентлар отрядлары командиры Юлия Назарова.

          Билгеләп үтәргә кирәк, мондый чараларны үткәрү төп юнәлешләренең берсе гражданнарның экологик мәдәнияты һәм җаваплылыгы дәрәҗәсен күтәрү булган «Экология» милли проектының максатларына тулысынча җавап бирә.

Яңалык һәм фото чыганагы: https://ecology.bashkortostan.ru/

Автор:Алия Вахитова
Читайте нас: