+14 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Экология
13 декабрь 2021, 09:44

Урман янгыннары үзәгендә студентлар производство практикасы үтә

«Экология» милли проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты аркасында республикабыз урман янгыннарын сүндерү һәм урман хуҗалыгы техникасы паркын яңартуын дәвам итә. 2019-2021 еллар эчендә урман янгыннарына каршы һәм урман хуҗалыгы эшләре өчен барлыгы 102 берәмлек техника һәм 487 берәмлек җиһаз һәм инвентарь сатып алынган.

Пилотсыз очу аппаратының эш принцибы белән Башкорт дәүләт университетының Стәрлетамак филиалы колледжының 3 курс студентлары таныша алды. 2021 елның 29 ноябреннән 18 декабренә кадәр алар Башкортстан Республикасы «Урман янгыннары үзәге» учреждениесе базасында «Пилотсыз авиация системаларын файдалану» белгечлеге профиле буенча практика үтә.

Яңалык һәм фото чыганагы: https://forest.bashkortostan.ru/

Автор:Алия Ибрагимова
Читайте нас: