+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Экология
16 декабрь 2021, 09:34

Сыйфатлы эчәр су белән тәэмин ителәчәкләр

Башкортстан Республикасы Федоровка районы Бала Чытырман авылында үзәкләштерелгән су белән тәэмин итү системасын реконструкцияләүне проектлау буенча эшләр дәвам итә. Объектны сафка керткәннән соң 1,5 мең кеше сыйфатлы эчәр су белән тәэмин ителәчәк.

          Бала Чытырман авылында үзәкләштерелгән су белән тәэмин итү системасын реконструкцияләүне «Экология» милли проектына кергән «Чиста су» төбәк проекты ярдәмендә башкару планлаштырыла. Дүрт су алу скважинасын һәм су башнясын реконструкцияләргә ниятлиләр, 10,39 км озынлыктагы су белән тәэмин итү челтәрен дә реконструкцияләргә кирәк.

          Хәтерегезгә төшерәбез, «Чиста су» төбәк программасының максаты – 2024 елга Башкортстанда сыйфатлы эчәр су белән тәэмин ителгән халык өлешен 86,6 проценттан 92,5 процентка кадәр күтәрү. Бу күрсәткечкә ирешер өчен республика территориясендә 29 су белән тәэмин итү объекты төзү яки реконструкцияләү планлаштырыла.

Яңалык чыганагы: https://fedorovka.bashkortostan.ru/

Фото: Алия Ибраһимова.

Автор:Алия Ибрагимова
Читайте нас: