+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Экология
25 гыйнвар 2022, 09:52

Илдар Гарифуллин: «Без муниципалитетлар белән берлектә эшләүне һәм куелган максатларга ирешүне дәвам итәбез»

Шушы көннәрдә Башкортстан Республикасының табигатьтән файдалану һәм экология министрының беренче урынбасары Илдар Гарифуллин эш сәфәре барышында Стәрлетамак районында булды. Анда ул хакимият башлыгының беренче урынбасары Лилия Шәйхетдинова белән «Экология» милли проектының «Чиста ил» федераль проекты кысаларында җыелган экологик зыянлы объектларны бетерү буенча эшләрне башкару турында көнүзәк мәсьәләләр буенча фикер алышты.

Шулай ук очрашуда атмосфера һавасын саклау, тазарту корылмалары буенча мәсьәләләрне карады, калдыклар белән эш итү буенча төбәк операторы эшенә кагылды.

-Әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсе, пандемиягә карамастан, мөһим мәсьәләләр исәбендә кала. Без муниципалитетлар белән берлектә эшләүне һәм «Чиста ил» федераль проекты кысаларында президентның майдагы указларын тормышка ашыру буенча куелган максатларга ирешүне дәвам итәбез, - дип сөйли Илдар Гарифуллин. – Каты көнкүреш калдыкларын күмү белән бәйле экологик зыянны киметү, әйләнә-тирә мохиткә негатив йогынтыны киметү, республика халкының тормыш сыйфатын яхшырту төп момент булып кала.

Яңалык һәм фото чыганагы: https://ecology.bashkortostan.ru

Автор:Алия Ибрагимова
Читайте нас: