+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Экология
26 гыйнвар 2022, 10:40

БР Урманчылык хуҗалыгы министрлыгында 2022 елның янгын хәвефле мизгеленә әзерлек дәвам итә

Башкортстан Республикасының урманчылык хуҗалыгы министрлыгында һәм аның карамагында булган учреждениеләрдә 2022 елның янгын хәвефле мизгеленә әзерлеккә юнәлтелгән барлык кирәкле организацион-техник чараларны үткәрәләр.

         Әлеге вакытта планлы агымдагы ремонт, шулай ук урман янгыннарын сүндерү техникасын һәм янгын сүндерү чараларын гамәлдәге техник регламентларга ярашлы техник хезмәтләндерү бара.

         Билгеләп үтәргә кирәк, урман фондында янгыннарны булдырмау һәм табигать янгыннарыннан зыянны киметү буенча эшне БР Урман хуҗалыгы министрлыгы «Экология» милли проекты кысаларында «Урманнарны саклау» федераль проектының максатлы күрсәткечләреннән чыгып башкара.

Яңалык һәм фото чыганагы: https://forest.bashkortostan.ru/

Автор:Алия Ибрагимова
Читайте нас: