+18 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Экология
31 гыйнвар 2022, 09:42

Төбәк чемпионаты җиңүчесе «Яшь һөнәрмәннәр» (WorldSkills Russia) X Милли чемпионатының йомгаклау ярышларында катнашачак

«Яшь һөнәрмәннәр» X  Милли чемпионатының Финалында катнашу өчен «Әйләнә-тирә мохитне саклау» компетенциясе буенча сайлап алу ярышлары апрельдә Мәскәүдә узачак. Анда республикабыз исеменнән Уфа ягулык-энергетика колледжының 4 курс студенткасы Алена Бектяшкина чыгыш ясаячак.

         Конкурсантлар БР Экология министрлыгының УГАК дәүләт аналитик лабораториясе мәйданчыгында күнекмәләр үтәчәк, анда аларга приборлар һәм инструментлар белән эшләү алымнарын күрсәтәчәкләр, пычратучы матдәләрне чыгаруның тикшерүләрен үткәрәчәкләр.

         Билгеләп узарга кирәк, чара «Экология» милли проектының «Каты көнкүреш калдыклары белән эш итүнең комплекслы системасы» төбәк проекты кысаларында үткәрелә.

Яңалык һәм фото чыганагы: https://ecology.bashkortostan.ru/

Автор:Алия Ибрагимова
Читайте нас: