+14 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Экология
1 февраль 2022, 08:53

БР Урман хуҗалыгы министры уку-методик сборда катнашты

28 гыйнварда ВКС форматында Гадәттән тыш хәлләрне искәртү һәм ликвидацияләү бердәм дәүләт системасының Башкортстан территориаль подсистемасының уку-методик сборы үтте. Төбәкнең урман ведомствосы җитәкчесе анда 2021 елның янгын хәвефле мизгеле буенча йомгаклар һәм 2022 елның янгын хәвефле мизгеленә әзерлек турында доклад белән чыгыш ясады.

         -2021 елның янгын хәвефле мизгеле йомгакларын исәпкә алып «Башкортстан Республикасы территориясендә табигать янгыннарыннан зыяннан янгын хәвефсезлеген тәэмин итү буенча программа» эшләнде һәм ул Башкортстан Республикасы хөкүмәтенә карауга кертелде. Ул табигать янгыннары чыгу хәвефе югары булган районнарда янгын хәвефсезлеген тәэмин итүне, шулай ук махсуслаштырылган техника сатып алуны күзаллый. Программа район хакимиятләренең, Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетының, БР Урман хуҗалыгы министрлыгының, БР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының тыгыз хезмәттәшлеге белән тормышка ашырылачак, - ди Марат Шәрәфетдинов.

         Билгеләп үтәргә кирәк, урман фондында янып китүләрне булдырмау һәм табигать янгыннарыннан килгән зыянны киметү буенча эшне БР Урман хуҗалыгы министрлыгы «Экология» милли проектының «Урманнарны саклау» федераль проектының максатлы күрсәткечләреннән чыгып башкара.

Яңалык һәм фото чыганагы: https://forest.bashkortostan.ru/

Автор:Алия Ибрагимова
Читайте нас: