-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Экология
7 февраль 2022, 08:53

Башкортстан Республикасы территориясендә урманнан файдалануны космик мониторинглау буенча эшләр дәвам итә

2022 елда Башкортстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы биргән заявка буенча Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы гомум мәйданы 4,9 млн гектар тәшкил иткән 25 урманчылык территориясендә урманнан файдалануны дистанцион мониторинглауны үткәрә. Бу Башкортстан Республикасы урман фонды мәйданының 85 процентын тәшкил итә.

         Аэрокосмик төшерү нигезендә урманнан файдалану торышын систематик күзәтү РФ Җинаятьләр кодексының 260 маддәсендә каралган җинаятьләрне нәтиҗәле профилактикаларга, шулай ук гамәлдәге урман кисүләрнең норматив-хокуки актларга ярашлы булуын тикшерергә, урманнан файдалану процессында үзгәрешләргә дучар булган урман фондының торышын билгеләргә мөмкинлек бирә, - дип билгели БР Урман хуҗалыгы министрлыгының федераль дәүләт урман һәм янгын күзәтчелеге бүлеге начальнигы Юнир Садыйков.

         Хәтерегезгә төшерәбез, «Экология» милли проектының «Урманнарны саклау» федераль проектының төп максатлы күрсәткече - «2024 елга урманнарны кисү һәм тергезү балансын 100 процент дәрәҗәдә тәэмин итү».

Яңалык һәм фото чыганагы: https://forest.bashkortostan.ru/

Автор:Алия Ибрагимова
Читайте нас: