+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Экология
14 февраль 2022, 09:49

«Экология» милли проектын тормышка ашыру мәсьәләсен ВКС барышында карадылар

2022 елның 10 февралендә Башкортстан Республикасы урман хуҗалыгы министры урынбасары Венер Вахитов “Экология” милли проектының “Урманнарны саклау” федераль проектын тормышка ашыру мәсьәләсе каралган ВКСта катнашты.

         -«Урманнарны саклау» федераль проекты кысаларында республика урман янгыннарын сүндерү һәм урман хуҗалыгы техникасы паркын яңартуны дәвам итә, - дип билгели Венер Вахитов. – 2021 елда күрсәтелгән милли проект кысаларында республикага техника һәм җиһаз сатып алуга 93,3 млн сум акча бүленгән иде. 34 махсуслаштырылган урман хуҗалыгы һәм урман янгыннарын сүндерү техникасы, 52 данә җиһаз һәм 54 инвентарь сатып алынды һәм республиканың Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагында булган учреждениеләргә тапшырылды.

         Хәтерегезгә төшерәбез, Башкортстан Республикасының Урман хуҗалыгы министрлыгы «Экология» милли проектының «Урманнарны саклау» федераль проектын тормышка ашыруда 2019 елдан бирле катнаша.

Яңалык һәм фото чыганагы: https://forest.bashkortostan.ru/

Автор:Алия Ибрагимова
Читайте нас: