-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Экология
23 февраль 2022, 09:05

БР Экология министрлыгында макулатура җыю өчен контейнер урнаштырганнар

  Чара «Экология» милли проектының «Каты көнкүреш калдыклары белән эш итүнең комплекслы системасы» федераль проекты кысаларында үткәрелде.

БР Экология министрлыгында макулатура җыю өчен контейнер урнаштырганнар
БР Экология министрлыгында макулатура җыю өчен контейнер урнаштырганнар

Башкортстан Республикасының Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгы фойесында Башкортстан Республикасында ОНФ төбәк штабы сопредседателе Мурад Шәфыйков макулатура өчен экобокс урнаштырды.

         Чара «Экология» милли проектының «Каты көнкүреш калдыклары белән эш итүнең комплекслы системасы» федераль проекты кысаларында үткәрелде.

         -«Экохәстәрлек» федераль проекты кысаларында батарейкалар җыюдан тыш макулатура җыюга да тотынырга булдык. Хәзер кәгазьне күпме вакытта җыячагыбызны күзәтәчәкбез, аннары аны эшкәртүгә җибәрәчәкбез, - дип сөйли Мурад Шәфыйков.

Яңалык һәм фото чыганагы: https://ecology.bashkortostan.ru/

Автор:Алия Ибрагимова
Читайте нас: