+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Экология
3 март 2022, 09:15

Эшкуарларга консультация ярдәме

«Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычына булышлык» милли проектын тормышка ашыру кысаларында ярдәм артыннан Салават шәһәреннән шәхси эшкуар Солтанов Радик мөрәҗәгать иткән.

«Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычына булышлык» милли проектын тормышка ашыру кысаларында ярдәм артыннан Салават шәһәреннән шәхси эшкуар Солтанов Радик мөрәҗәгать иткән. Ул «Салават шәһәренең Ялпой күле территориясен төзекләндерү һәм аның ландшафт дизайны» инвестиция проектын тәкъдим иткән. Әлеге проектта шезлонглар белән пляж, волейбол мәйданчыгы, кафе, балыкчылар өчен причал, ябык барбекю, мангал зоналары урнаштыру күзаллана.

Инвестиция проектлары һәм планнары җаваплы мөнәсәбәт таләп итә, чөнки аларның дөреслегенә булачак бизнесның киләчәге бәйле. Бар кагыйдәләр буенча эшләнгән проект – эшкуарлар һәм инвесторлар таяначак нигез ул. Инвестиция проектларын бәяләү өчен акча агымнары һәм аларны вакыт буенча бүлү (димәк, проектның күпме табыш китерәчәге генә түгел, кайсы вакытта икәнлеген дә исәпкә алырга кирәк), проектның хәвефләре карала.

Яңалык чыганагы: https://salavat.bashkortostan.ru/

Автор:Алия Ибрагимова
Читайте нас: