+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Экология
17 март 2022, 10:43

Уфада иң кечкенәләр өчен экодәрес үткәрделәр

Җәмәгатьче-экологлар Уфа шәһәренең 113нче балалар бакчасында 6-7 яшьлек балалар өчен чүпне аерым җыю буенча экодәрес үткәрде. Ул Башкортстан Республикасы Башлыгы фонды һәм БР Экология министрлыгы ярдәмендә тормышка ашырылучы «Башкортстанның ЭкоЙөрәге» проекты кысаларында узды.

         Уен барышында балалар бакчасының 64 тәрбияләнүчесенә чүпне аерым җыю, калдыкларны эшкәртү, маркировкалар турында сөйләделәр, чүпне ничек аерырга кирәклеген практикада күрсәттеләр, чималның чүптән ни белән аерылуын, пластик, кәгазь һәм пыяланы кайда тапшырып булуын аңлаттылар.

         Хәтерегезгә төшерәбез, республикада экологик белем бирү һәм тәрбия системасын үстерү һәм аңа булышлык «Экология» милли проектын тормышка ашыру аркасында мөмкин.

Яңалык һәм фото чыганагы: https://pravitelstvorb.ru/ru/government/executive-authorities.php?ELEMENT_ID=298&

Автор:Алия Ибрагимова
Читайте нас: