-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Экология
6 Май 2022, 09:05

Башкортстан «Экология» гомумдәүләт проекты кысаларында тагын да 4 берәмлек урман янгыннарын сүндерү техникасы сатып алды

«Экология» гомумдәүләт проектының «Урманнарны саклау» төбәк проектын тормышка ашыру нәтиҗәсендә, Урман хуҗалыгы министрлыгы буйсынуындагы учреждениеләр урман янгыннарын сүндерү һәм урман хуҗалыгы техникасы белән җиһазландырыла.

Башкортстан «Экология» гомумдәүләт проекты кысаларында тагын да 4 берәмлек урман янгыннарын сүндерү техникасы сатып алды
Башкортстан «Экология» гомумдәүләт проекты кысаларында тагын да 4 берәмлек урман янгыннарын сүндерү техникасы сатып алды

«Экология» гомумдәүләт проектының «Урманнарны саклау» төбәк проектын тормышка ашыру нәтиҗәсендә, Урман хуҗалыгы министрлыгы буйсынуындагы учреждениеләр урман янгыннарын сүндерү һәм урман хуҗалыгы техникасы белән җиһазландырыла. Быел Башкортстан урманчылары тагын да 4 берәмлек урман янгыннарын сүндерү техникасы сатып алды.

- Урман янгыннары килеп чыгу куркынычы югары булган шартларда янгыннарны тиз ачыклау һәм аларны тиз арада сүндерү мөмкинлеген булдыру мөһим бурыч булып тора. Әлеге яңа техника ярдәмендә урман янгыннарын күзәтү эше сыйфатлырак алып барыла, - диде республиканың Урман янгын үзәге җитәкчесе Айрат Йосыпов.

Яңа техниканы, янгын чыгу дәрәҗәсен һәм географик характеристикаларын исәпкә алып, төбәкнең урман янгыннарын сүндерү станцияләре буенча бүлделәр.

Мәгълүмат һәм фото чыганагы: https://forest.bashkortostan.ru/

Автор:Лилия Кантимерова
Читайте нас: