+25 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Экология
11 Май 2022, 07:19

Башкортстанның Аскын авылы үзәген Никольская аллеясы бизәде

Башкортстан Республикасының Аскын авылында тагын бер аллея барлыкка килде. Ул авыл уртасында - Изге Николай гыйбадәтханәсе янында урын алды. Әйткәндәй, исеме дә гыйбадәтханәнекенә охшатып кушылды.

14 шомырт үсентесеннән торган аллеяны “Экология” гомумдәүләт проектын тормышка ашыру нигезендә узгарылган “Яшел Башкортстан” акциясе кысаларында утырттылар. Шомырт агачыннан торган аллея район хакимияте территориясен дә бизәячәк.

Агач утыртуда район хакимияте башлыгы Динис Йосыпов, Республика Югары суды рәисе урынбасары Азат Гыйззәтуллин, Башкортстан Республикасының юстиция эшләре буенча Дәүләт комитеты рәисе Владимир Спеле, район прокуроры  Нияз Фәизов, Караидел районара суды рәисе Денис Ханов һәм башка мәртәбәле кунаклар катнашты.

Агач утырту алдыннан гыйбадәтханә янында өмә үткәрелде - агачлар һәм куаклар киселде.

- Шушы көннәрдә гыйбадәтханә территориясендә чыршы һәм каен үсентеләре утыртылды. Күпчелек халык район хакимияте башлыгының идеясен хуплады, шунлыктан тиз арада шомырт үсентеләреннән торган аллея барлыкка килде һәм аңа "Никольская" исеме бирелде, - дип сөйли отец Евгений.

Яңалык һәм фото чыганагы: https://askino.bashkortostan.ru/

Автор:Лилия Кантимерова
Читайте нас: