+26 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Экология
30 Май 2022, 07:38

Башкортстан Республикасы урман питомникларында орлык чәчү эшләре дәвам итә

Хәзерге вакытта 17 гектар мәйданда төп урман барлыкка китерүче орлыкларны чәчү тәмамланган. Сүз, аерым алганда, чыршы, нарат, карагай, каен һәм юкә орлыклары турында бара. Соңгысына Башкортстан Урман хуҗалыгы министрлыгы аерым игътибар бирә, чөнки юкә урманнарын арттыру - мөһим бурыч.

- Сыйфатлы утырту материалын үстерү җиңел эш түгел. Бу - урман хуҗалыгында иң четерекле һәм авыр процессларның берсе, - дип белдерде урманнарны куллану һәм яңадан тергезү, дәүләт урман реестрын алып бару бүлеге башлыгы Альберт Закиров. - Шытымнарны даими карап тору кирәк. Туфрак өслеген чүпләрдән тазарту, шулай ук үсентеләргә су сибүне тәэмин итү зарур.

Әлеге эш "Экология" гомумдәүләт проектының "Урманнарны саклау" федераль проекты кысаларында алып барыла.

Яңалык һәм фото чыганагы: https://forest.bashkortostan.ru/

Автор:Лилия Кантимерова
Читайте нас: