+1 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Экология
26 сентябрь 2022, 09:42

Аскын авылының Крестьян урамында миләш аллеясы яңартылды

Узган көздә утыртылган миләш аллеясы өлешләтә кышлый алмады - үсентеләрнең бер өлеше шытып чыкмады.

Аскын авылының Крестьян урамында миләш аллеясы яңартылды
Аскын авылының Крестьян урамында миләш аллеясы яңартылды

Узган көздә утыртылган миләш аллеясы өлешләтә кышлый алмады - үсентеләрнең бер өлеше шытып чыкмады. «Экология» гомумдәүләт проектының «Яшел Башкортстан» республика акциясен гамәлгә ашыру кысаларында ул яңартылды.

Пенсия фонды, көллият, 1нче мәктәп, газ хезмәте хезмәткәрләре тарафыннан 100дән артык үсенте алыштырылды.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, быел яз гына «Яшел Башкортстан» республика акциясе кысаларында 700гә якын үсенте утыртылды, шуларның 250дән артыгы – биек агачлар. Ул 8 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

 

Яңалык чыганагы: https://askino.bashkortostan.ru/

Фото чыганагы: https://contenta.info/press_releases/320149

Автор:Лилия Кантимерова
Читайте нас: