+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Геройлар дәвере
24 апрель 2020, 17:00

Изгелек эшләү бик гади

Һәйкәлләрне төзекләндерү – безнең якты тормышыбыз өчен гомерләрен аямый баш салган батырларга ихтирам күрсәтү генә түгел, киләчәк буыннар өчен тарихны саклап калу да ул. Бүген Федоровка районы Яңа Явыш авылында Советлар Союзы Герое Гатият Ишкуловның обелискы территориясендә өмә оештырылды.

Начар эпидемиологик хәл аркасында өмәгә авыл халкын чакырмаганнар. Мәдәният хезмәткәрләре – авыл клубы мөдире Гәүһәр Хәйбуллина, китапханәче Зилә Нигъмәтуллина, “Ихлас” фольклор ансамбле җитәкчесе Илшат Гөмәров һәйкәл янындагы биләмәне тәртипкә китергән: корыган үләннәрне, чүп-чарны җыйган. Тиешле дистанцияне саклап, битлекләр һәм перчаткалар киеп эшләгән алар.
Гәүһәр Рәис кызы волонтер да булып тора. Бу атнада ул Әминә Маликовага, Флүрә Бикҗановага, Асия Йомагуловага азык-төлек китергән. Апалар аның ярдәменә куанып, рәхмәт белдергән.
Читайте нас: