+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Геройлар дәвере
2 июль 2020, 12:29

Владимир Путин вируска каршы көрәш өчен волонтерны үлеменнән соң Пирогов ордены белән бүләкләде

Волонтер Светлана Анурьева үлгәннән соң 2020 елның 19 июнендә булдырылган Пирогов ордены кавалеры булды. Аны коронавирус инфекциясенә каршы көрәштә күрсәткән фидакарьлеге өчен бүләкләгәннәр.

Волонтер Светлана Анурьева үлгәннән соң 2020 елның 19 июнендә булдырылган Пирогов ордены кавалеры булды. Аны коронавирус инфекциясенә каршы көрәштә күрсәткән фидакарьлеге өчен бүләкләгәннәр.
Элегрәк Президент белән очрашу барышында “Без бергә” Бөтенрусия акциясендә катнашучылар Ульяновск өлкәсенең Карсун авылыннан Светлана Анурьеваны үлгәннән соң бүләкләргә тәкъдим иткән иделәр.
“Волонтер-медиклар” сайты мәгълүматларына караганда, 19 яшьлек Анурьева 2019 елның 1 февралендә Карсун медицина көллиятендә укыган вакытында волонтер булып киткән. Эпидемия башлангач ул өлкән яшьтәгеләргә азык-төлек ташыган. “Май башында хәле начарланды. Табиблар дүртенче стадиядәге яман шеш тапты. Бу стадиядә чирне инде туктатып булмый. Авыруларның күпчелегенә операция ясау файда бирми, тик паллиатив дәвалау гына тәкъдим ителә”, - диелә хәбәрдә.
12 майда аны дәваханәдән чыгарганнар, һәм кыз янә мохтаҗларга ярдәм итәргә тотынган. “Кызым соңгы көннәренә кадәр аягында булды, гомере өчен көрәште. 22 майда без аны дәваханәгә илттек, 28ндә инде яткан килеш алып кайттык”, - дип китерә сайт волонтерның әнисенең сүзләрен. 31 майда Анурьева вафат булган.
#ВолонтерСветланаАнурьева
#ПироговОрденыКавалеры
#ПрезидентЭшчәнлеге
Яңалык чыганагы: https://www.rbc.ru/society
Фото: Волонтеры-медики Ульяновская область / Vk
Читайте нас: