+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Файдалы эшләр елы
28 апрель 2023, 10:25

Изгелекле йөрәкләр, һәм хәстәрлекле куллар

Федоровка авылында яшәүче битараф булмаган хатын-кызлар «Җиңү өчен» волонтёрлар төркеме оештырды.

Изгелекле йөрәкләр,  һәм хәстәрлекле куллар
Изгелекле йөрәкләр, һәм хәстәрлекле куллар

Алар 26 маскировка челтәре ясап фронтка озатты. Көчен, вакытын кызганмыйча, алар алгы сызыктагы яугирләребезгә кирәкле әйберләр әзерләүне дәвам итә.

Эш нидән башланды соң?
Хатын-кызлар командасын оештыру район чувашлары «Канаш» иҗтмимагый оешма рәисе Анна Васильевна Ремпельның идеясе. Ул таныш-белешләренә шалтыратып чыга, чувашлар гына җыелыр, дип уйлый, ләкин теләүчеләр байтак, коллектив күпмилләтле булып чыга. Күбесенчә пенсионерлар. Активистларның берсе, Фёдоровка районы буенча ЗАГС бүлеге җитәкчесе Полина Акимовна Никифорова ватсапта төркем оештыра.
«Интернатта остаханә өчен безгә бүлмә бүлеп бирделәр, моның өчен учреждениегә бик рәхмәтлебез. Башта 10-12 кеше килә иде, өйдән карасу һәм яшел төстәге тукымалар алып килеп аларны тар гына итеп кистек. Аннары Мәләвез шәһәренә «Йөрәк кушуы буенча» волонтерлык хәрәкәтенә алып бардык, чөнки ул вакытта районда беркем дә маскировка челтәре үрү белән шөгыльләнми иде», - дип сөйли Полина Акимовна. Тиздән А. В. Ремпель һәм П. А. Никифорова процессны үзләштерергә ниятли, Мәләвез волонтёрларына барып тәҗрибә туплый, белгәннәрен төркемнең бүтән әгъзаларына өйрәтә.

Тырыш ханымнар кулында эш кайный
Әлеге волонтерлар төркеме составында А. Ремпель, Р. Лавреева, О. Батманова, Л. Голенастова, П. Никифорова, Т. Малахова, Р.Якупова, Т. Васенина, В. Астафьева, З. Манзурова, А. Репьева, Н. Усенко, В. Котова, Е. Афанасьева, Н. Агапова, А. Гераськина, Т. Семенова, Н. Демидова, Н.Макарова, Е. Иванова, Л. Потапова, Н. Бабина, Н. Пьянзина, Р. Блинникова, В. Иванова, В. Блинникова, Л. Гусятникова, О. Феоктистова, А. Анискова, В. Денисова, Г. Афтаева, Л. Алексеева, Л. Петрова хезмәт сала.
Оста куллар челтәр һәм махсус тукыма сатып алу өчен акча җыярга кирәк, дигән фикергә килә. Шул вакыттан алып уртак эшкә һәрберсе үз өлешен кертә. Материал сатып алынгач чын-чынлап җитештерү процессы башлана. Тәүдә алар Көнкүреш йорты бинасында “Солдатлар өчен тегәбез” тегү цехында эшли, аннан соң үзләренә аерым бина кирәк була, чөнки кеше күп килә. Алар Мәләвез “Башинформсвязь” җәмгыятенең Федоровка участогының баш инженеры Р. Р. Кадыйровка мөрәҗәгать итә. Ул аларның идеясен хуплый һәм җитәкчелек белән килешеп волонтерларга мебельле иркен кабинет бирә.
Әлеге вакытта эш җайга салынган. Бер төркем төшкә кадәр килә, икенчеләре төштән соң. Блиндаж шәмнәре дә ясыйлар, ә күптән түгел шлем астыннан кию өчен баш киеме бәйли башладылар.
Команда көчен һәм вакытын уртак эшкә сарыф итергә теләүче һәркемгә шат.
Районыбызның байтак кешесе материал сатып алуда акчалата ярдәм күрсәтә. Җаваплы ханымнарның һәр тиене исәптә. Озын исемлеккә акча бирүчеләрнең һәркайсысының исем-шәрифләре язылган. Волонтёрлар чик буе гаскәрләре ветераны И. Имангуловка, хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан Р. Бакиевка, Александр һәм Марина Водопьяновлар гаиләсенә, шулай ук Уфа шәһәреннән Е. Кальметьевага, С. Юрченкога, Мәскәү шәһәреннән Л. Гурьяновага, Д. Васенинга, Л. Нестеровага, Р. Нурмөхәммәтовага, А. Мусинага, Р. Шевыревага,Н. Синевага, Г. Качагинага, Т. Черненкога, Ф. Гәрәевага, С. Рәфыйковага, И. Ермолаевага, Л. Голубничаяга, К. Мөхәммәтшинага, Т. Васильевага, Р. Хәбибуллинага, Л. Синевага, Т. Халитовка, Н. Барышниковага, В. Артюшкинага, Н. Семеновага, Л. Киржаковага, Г. Исхаковага, Т. Кәримовага, Н. Кузнецовага, З. Самсоновага, В. Маганевка, А. Талаевка һәм балыкчылар төркеменә шушы ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерә.
«Әлеге вакытта күпләребезнең туганнары, якыннары һәм танышлары Ватаныбызны неонацизмнан саклый. Без ясаган әйберләр алгы сызыкта кирәк, алар техниканы һәм яугирләрнең гомерен саклый. Уртак эш безне -әниләрне, хатыннарны, апа-сеңеллләрне тату волонтёрлар төркеменә берләштерде. Без сугышчыларга Җиңүне якынайту өчен ярдәм итүне дәвам итәчәкбез», - ди П. А. Никифорова.

Туй көнендә бүләк
Күптән түгел махсус хәрби операциядә катнашучыларның берсе, ялда булганда, сөйгәне белән язылыша. Тантанадан соң, ЗАГС кабинетында волонтерлар туй бүләге итеп яшь кияүгә маскировка челтәре тапшыра. “Безнең догаларыбыз һәм хатын-кызларның шәфкатьле куллары белән үрелгән маскировка челтәре сезне һәм хезмәттәшләрегезне хәвефтән сакласын”, - ди алар. Яшь ир мондый игътибарга дулкынланды, хәстәрлекләре өчен якташларына рәхмәт белдерде. Шул ук көнне кичен аңа хезмәт иткән урынга, иптәшләре янына кире китәргә туры килде.


Фотоларны П. НИКИФОРОВА бирде.

Изгелекле йөрәкләр,  һәм хәстәрлекле куллар
Изгелекле йөрәкләр,  һәм хәстәрлекле куллар
Изгелекле йөрәкләр, һәм хәстәрлекле куллар
Автор:Елена Маганева
Читайте нас: