+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Файдалы эшләр елы
16 июнь 2023, 14:21

Күңел җылыбызны бирәбез

Районның күп кенә халкы кебек үк, безнең балыклылылар да Украинада сугышкан Русия солдатларына ярдәм итү эшенә үз өлешен кертергә тырыша.

Күңел җылыбызны бирәбез
Күңел җылыбызны бирәбез

Кышкы вакытта хатын-кызлар Балыклы авыл биләмәсе хакимияте идарәчесе Әнисә Латыйпова алып килгән җептән җылы оекбашлар бәйләделәр. Җеп беткәч тә хатын-кызлар хәрбиләргә ярдәм итү эшен туктатмады. Өйләреннән сарык йоны, кәҗә мамыгы алып килеп бәйләделәр. Сезон дәвамында без җылы оекбашлар тутырылган тартмаларны байтак озаттык.
Без авыл мәдәният йорты бинасында эшлибез, аны мәдәният йорты мөдире Рәйфә Рәхмәтуллина үзе тәкъдим итте. Буш вакытлары булганда, безгә ул үзе дә, китапханәче Регина Шәрипова да ярдәм итә.
Хәзер шул ук мәдәният йорты бинасында маскировка челтәрләре үрәбез. Бер төркем төшкә кадәр, икенчесе төштән соң эшли. Челтәрне урнаштыру өчен Илшат Рәхмәтуллин уңайлы урын ясап бирде, хатын-кызлар аңа бик рәхмәтле.
Процесста катнашучыларның барысы да бик актив, тырышып эшлиләр. Барлык солдатларга сәламәтлек телиләр, һәм бу эшкә җан җылысын бирәләр, бик тиздән сугыш тәмамланыр, дип өметләнәләр.

 

Ф. БУЛАТОВА,
эш буенча җаваплы.
Балыклы.

Читайте нас: