+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
13 март 2017, 14:23

Хаталанмый гына эшләргә

БР Адвокатлар президенты Булат Юмадилов: “Башкортстанда адвокатлар оешмасы шәхси практика алып баручы юристларның бозулары белән килешергә уйламый”.

Башкортстан Адвокатлар палатасының ел саен үткәрелүче, 2016 елга адвокатлар эшчәнлегенә йомгак ясау конференциясендә, аның җитәкчесе адвокат статусы булмаган, шәхси практика алып баручы юристлар тарафыннан бозулар темасына кагылды.

БР Адвокатлар президенты Булат Юмадилов билгеләвенчә, “адвокатлар эшчәнлеге һәм алар күрсәткән квалификацияле юридик ярдәмнәр сыйфатына карата, палата тарафыннан да, Русия Юстиция министрлыгының Башкортстандагы идарәсе тарафыннан да даими контроль алып барыла”.

Шул ук вакытта президент: “шәхси практика алып баручы юристларга карата мондый контроль юк”, - дип билгеләде. Хәзерге вакытта республикада кайсыбер юристларның намуссыз эшләү очраклары артуы билгеле. Вәкилләр арасында урта һөнәри белемле, шул ук вакытта юридик белеме, эш тәҗрибәсе булмаган белгечләр очрый.

Бу хәл кайвакыт кайсыбер юристларның, бик үк югары булмаган гонорар сорап һәм эшнең уңай тәмамланачагын вәгъдә итеп, эшләрен азагынача башкарып чыга алмауларына китерә. Я булмаса эш нәтиҗәсе бөтенләй булмый, соңгы чиктә - юридик ярдәм сорап мөрәҗәгать итүченең хәлен катлауландыра. Шул ук вакытта, хокукый ярдәм күрсәтеп тә, эшләре өчен җавап тотмаулары бар.

Адвокат статусын алу өчен югары һөнәри белем алырга һәм юридик белгечлек буенча ике ел эшләү мотлак. Моннан тыш, имтихан тапшырырга кирәк.

Тагы да, адвокатура турындагы канунияттә адвокатның квалификациясен даими күтәреп тору бурычы каралган.

Аерым шәхси практика алып баручы юристлар тарфыннан, “адвокат” һәм “адвокат эшчәнлеге” терминнары куллану белән бәйле бозулар ачыкланды. Мондый юристлар, үзләрен адвокат дип атап, квалификацияле юридик ярдәм алуга өметләнгән гражданнарны алдый.

Югарыда атап үтелгән бозуларны булдырмау максатыннан, Башкортстанның Адвокатлар палатасы адвокатура турындагы канунияттәге бозуларны бетерү кирәклеге турында искәрмәләр чыгару өчен Федераль монополиягә каршы хезмәтнең БР буенча идарәсенә даими рәвештә мөрәҗәгатьләр җибәрә. Шулай, күптән түгел Уфа һәм Стәрлетамак шәһәрләрендә, “бер адрес буенча 500дән артык адвокатны” җыйган, үзен юридик оешма буларак күрсәтеп, күпфункцияле юридик үзәк эшли башлаган. Бу очракта шулай ук адвокатура турында законны бозу факты бар, шуңа бәйле, Федераль монополиягә каршы хезмәт адресына шушы фактлар буенча тикшерү үткәрү кирәклеге турында мөрәҗәгать, шулай ук канунияткә яраксызлыкны бетерү таләбе белән МФЮЦга хат җибәрелде.

Гражданнарга үзләрен адвокат дип таныштыручы юристларга мөрәҗәгать иткәндә уяу булырга кирәк, дип кисәтә адвокатура палатасы. Моның өчен алардан адвокат таныклыгын күрсәтүләрен таләп итәргә кирәк.

Адвокат статусы булу-булмавы турында шулай ук РФ Юстиция министрлыгының БР буенча идарәсе порталының “Адвокатлар реестры” бүлегендә, яки Башкортстанның Адвокатлар палатасы рәсми сайтында тикшерергә була.

Читайте нас: