+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
20 октябрь 2017, 17:04

Алты кап тәмәке һәм сыра

Башкортстан Республикасы Стәрлебаш районара суды тарафыннан элек хөкем ителгән Моховка карата җинаять эше ачылды. Ул берничә балигъ булмаган егетне җинаять эшенә җәлеп итә, алар бергәләшеп чит кеше мөлкәтен урлый.

Башкортстан Республикасы Стәрлебаш районара суды тарафыннан элек хөкем ителгән Моховка карата җинаять эше ачылды. Ул берничә балигъ булмаган егетне җинаять эшенә җәлеп итә, алар бергәләшеп чит кеше мөлкәтен урлый.

Мохов исерек килеш өч егеткә район эшкуары кибетеннән әйберләр урларга тәкъдим итә.

Мохов катнашучылар арасында рольләрне бүлә. Шуңа ярашлы, ул кул астындагы чаралар ярдәмендә, пыяланы ватмый гына кибет тәрәзәсен ачарга тиеш була. “Н” ачык тәрәзә аша кибеткә үтеп кереп, аннан алынган мөлкәтне “М”га бирергә, Мохов үзе һәм “В” кибеттән ерак түгел тирә-яктагы хәлне күзәтергә, чит-ят кешеләр килеп чыккан очракта, бу турыда җинаятьтә катнашучыларга хәбәр итәргә тиеш була.

Берничә шешә сыра һәм алты кап тәмәке урлыйлар. Шулай итеп, эшкуарга 1652 сум күләмендә зыян китерәләр.

Яклар үзара килешү сәбәпле, балигъ булмаганнарга карата җинаять эше туктатылды. Мохов балигъ булмаганнарны керем алуга ымсындырып, җинаятькә җәлеп итүдә гаепле, дип табылды.

Суд Моховны РФ Җинаятьләр кодексының 158 статьясының 2 өлеше “а, б” пунктлары һәм РФ Җинаятьләр кодексының 150 статьясының 1 өлешендә каралган җинаять эшләүдә гаепле, дип табуы турында карар чыгарды. Карар үз көченә керде.

О. МАЛАХОВА,

судья ярдәмчесе.

Фамилияләр үзгәртелде, тап килүләр ихтимал.
Читайте нас: