+25 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
20 октябрь 2017, 17:05

Җаваплылыкка тарттырылдылар

Федоровка прокуратурасы планлы тикшерү барышында терлекчелек һәм биологик калдыклар белән эш итү өлкәсендә закон бозу очракларын ачыклады.

Федоровка прокуратурасы планлы тикшерү барышында терлекчелек һәм биологик калдыклар белән эш итү өлкәсендә закон бозу очракларын ачыклады.

Гамәлдәге канунияткә ярашлы, мал үләксәләре дә биологик калдык санала, алар тиешле кагыйдәләргә ярашлы, ветеринар-санитар утилизация заводларында (цехларында) эшкәртү юлы белән утилизацияләнә, биотермик чокырларда зарарсызландырыла, яндырыла яки аерым очракларда гына махсус тәгаенләнгән урыннарда күмелә.

“Нива” җәмгыятенең малчылык белән бәйле эш алып баруы билгеле, шулай да, җәмгыять фермасы территориясен тикшергән вакытта яшь маллар үләксәсе табылды. Тикшерү барышында бу хуҗалыкта үле туган бозаулар һәм мал үләксәләренең үләт чокырларында күмелмәве, махсус тәгаенләнештәге урыннарга урнаштырылмавы ачыкланды. Бу закон бозулар маллар авыруына, кешеләр өчен ветеринария күзлегеннән хәвефле һәм тулы кыйммәтле булмаган малчылык продуктлары чыгаруга китерә.

Район прокуратурасы шундый ук закон бозуларны “Балык” Балык хуҗалыгы” җәмгыятендә дә ачыклады.

Тикшерү йомгаклары буенча, вазыйфа биләүче гаепле кешеләр РФ КоАПның 10.8 статьясының 3 өлеше (биологик калдыкларны җыю, утилизация һәм юк итү ветеринария-санитария кагыйдәләрен бозу) буенча административ җаваплылыкка тарттырылды, шулай ук ачыклангын бозуларны бетерү буенча чаралар күрелде.

А. ШУКЮРОВ,

Федоровка районы

прокуроры, юстициянең өлкән советнигы.
Читайте нас: