+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
20 октябрь 2017, 17:04

Бурычларсыз һәм машинада

Федоровка район суд приставлары бүлеге тарафыннан кредит буенча 95 мең сум бурычны кайтару турында үтәтү эше ачылды.

Федоровка район суд приставлары бүлеге тарафыннан кредит буенча 95 мең сум бурычны кайтару турында үтәтү эше ачылды.

Менә шундый сумманы түләячәк РФ КоАПның 17.14 статьясы буенча административ җаваплылыкка тарттырылганнан һәм автомобиле белән файдаланудан тыйганнан соң Федоровка авылы кешесе. Моның сәбәбе – гражданинның үз бурычын вакытында түләмәве. Шул сәбәпле, суд приставлары аның автомобиленә карата арест сала һәм теркәү эшләрен тыю турында карар чыгара. Транспорт хуҗа кешенең гаражына саклауга куела, тик аңа машинадан файдаланырга рөхсәт бирелми. Тикшерү вакытында арест салынган транспортның урынында булмавы ачыклана һәм суд приставының закон таләпләрен үтәмәгән өчен протокол төзелә һәм 1 мең сум күләмендә штраф билгеләнә. Административ җаваплылыкка тарттыру һәм автотранспортка арест салу федоровкалыны бурычын түләргә кирәклеге турында уйланырга мәҗбүр итә. Кыска срокларда ул кредит түләүләре буенча бурычын тулысынча каплый. Арытабан автотранспорттан арест алына.

Автомобиленә арест салынган хуҗаның бурычын 10 көн эчендә каплау мөмкинлеге бар. Түләнмәгән очракта транспорт чарасы мәҗбүри сатуга куелачак. Моннан тыш, бурычлылар башкарылган эшләр һәм мөлкәтне бәяләү өчен җәлеп ителгән белгеч хезмәтенә түләргә тиеш.

Л. ИБРАҺИМОВА,

БР буенча суд приставлары федераль хезмәте Идарәсе Федоровка район бүлеге начальнигы - өлкән суд приставы.
Читайте нас: